Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында яшәүче кадерле әти- әние без ФӘтлия ГалиӘхмәт кызы һәм Гумәр ГАбдулла улы Ибатуллиннарның октябрьдә туган көннәре.

23 октября 2020, 06:00

529

0

0

Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында яшәүче кадерле әти- әние без ФӘтлия ГалиӘхмәт кызы һәм Гумәр ГАбдулла улы Ибатуллиннарның октябрьдә туган көннәре.

Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Олы җанлы, йомшак, киң күңелле, сабыр холыклы, безгә һәрвакыт төп ле киңәшләрегезне биреп яшәүче, «балаларым» дип өзелеп торучы, ярдәм кирәк булганда җаннарын бүлеп бирергә әзер булган әти-әние безгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр. Ярый әле сез бар бу дөнь яда. Саулыгыгыз нык, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешмичә, тигезлектә, озын гомерле булып яшәвегезне теләп калабыз.

Кирәк түгел алтын-көмеше дә,
Читтә торсын барлык байлыклар.
Ишек ачып өйгә кайтып кергәч,
Каршы алу өчен әти-әни бар.

Әти булган йортның бәхете зур,
Әни анда – олы бер терәк.
Бу дөньяда авырлыклар күрми,
Яшәр өчен безгә сез кирәк!

Иң изге теләкләр белән, кызыгыз, улыгыз, кияү-киленегез, оныкларыгыз, кода-кодагыйларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев