Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында яшәүче, безгә тормыш бүләк иткән бөек әниебез Алсу Барый кызы Гыйззәтуллинаның 30 июльдә туган көне.

30 июля 2020, 06:00

1225

0

1

Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында яшәүче, безгә тормыш бүләк иткән бөек әниебез Алсу Барый кызы Гыйззәтуллинаның 30 июльдә туган көне.

Әниебез, туган көнеңә
Җыелдык без сине котларга.
Куаналар барча балаларың,
Синең белән булганга.

Бар балаларыңның игелеген күреп,
Бала кайгылары күрмичә,
Озак еллар безне шатландырып,
Исән – имин, әни, син яшә.

Кичер, әнкәй, көткән күзләрне,
Сагыш белән бер көн капласак.
Кичер, әнкәй, сине ышандырып,
Син көткәндә кайта алмасак!

Кайтыр сәгатьләрне көтә-көтә,
Тәрәзәдән күзең алмыйсың.
Йокыларың йокы төсле булмый,
Очрашу сәгатен саныйсың.

Кайнар чәең, тәмле коймакларың,
Һәрвакытта да әзер тотасың.
Юлдан йөреп кайткан чакларымда,
Син кайгыртып утлар йотасың.

Әни, туган көнең белән сине!

Кызларың исеменнән – Зөһрәң.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев