Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Урысбага авылында яшәүче кадерле әниебез Кәүсәрия Сәлим кызы Гарипованы якынлашып килүче туган көне белән тәбрик итәбез!

02 января 2020, 09:00

547

0

0

Урысбага авылында яшәүче кадерле әниебез Кәүсәрия Сәлим кызы Гарипованы якынлашып килүче туган көне белән тәбрик итәбез!

Әниебез, сиңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет, барыбызның да күңел җылысын тоеп, игелекләр күреп, әтиебез белән тигезлектә, озын гомер кичерүеңне телибез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт әни!
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу,
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә!

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рәшит, кызың Кадрия, 
киявең Айнур, улың Рөстәм, киленең Зөhрә, оныкларың Аяз, Диләрә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев