Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Туган авылыбыз Бәчектә яшәүче әтие без Салих Сәлимхан улы, әние без Фәһимә Габделбарый кызының никахларына 60 ел булды.

28 августа 2020, 06:00

648

0

5

Туган авылыбыз Бәчектә яшәүче әтие без Салих Сәлимхан улы, әние без Фәһимә Габделбарый кызының никахларына 60 ел булды.

Гыйнвар аенда 61 ел була. Ә сентябрь аенда әтиебезгә – 90, әниебезгә 89 яшь тула. Алар гел хәрәкәттә. Әтиебез бакчачы. Ул утырткан алмагачлар һәр яз шаулап чәчәк ата, ел да мул уңыш бирә. Әниебез чәчәкләр ярата. Җәй буе һәм көз көне дә ул чәчәкләр өй алдында гөрләп утыра.
Әти белән әни безнең авылда һәм күрше авыллар арасында да тигезлектә картаючы бердәнбер гаилә. Аллаһка шөкер, алар бер-беренә иптәш булып, матур гына яшиләр. Без аларга ихлас күңелдән тынычлык, саулык, шатлык теләп калабыз.

Кадерләп, яратып, хөрмәт итеп, кызлары, кияүләре, биш оныгы һәм оныкчыклары Кәрим, Лилия, Раяна, Әдилә, Данияр, Ясминә, Шамил, Азалия.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев