Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Танае авылында яшәүче Әнис Сәмигулла улы Хәмидуллинның 7 сентябрьдә 70 яшьлек юбилее.

10 сентября 2021, 05:45

322

0

0

Татар Танае авылында яшәүче Әнис Сәмигулла улы Хәмидуллинның 7 сентябрьдә 70 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Әнис туганыбыз! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Син олы йөрәкле, сабыр холыклы, мәрхәмәтле. Һәрбарчабызга ярдәмчел. Киләчәктә дә шатлыкта, куанычта, бәхеттә, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын.

Ничә яшьтә булсаң да син,
Иң бәхетле көнең бүген!
Син яшисең, син сулыйсың,
Син йөрисең, күрә күзең.

Җир көч бирә, куәт өсти,
Урман, чишмә, кошлар дәшә.
Һәр мизгелнең кадерен белеп,
Бүген яшим, диеп яшә!


Камалетдиновлар,
Ардувановлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев