Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Танае авылында гомер итүче ГАБДЕРӘХИМОВА РӘМИНӘ ГАЯЗ КЫЗЫн олы юбилее – гомер бәйрәме белән котлыйбыз!

17 апреля 2018, 09:22

1285

0

0

Татар Танае авылында гомер итүче ГАБДЕРӘХИМОВА РӘМИНӘ ГАЯЗ КЫЗЫн олы юбилее – гомер бәйрәме белән котлыйбыз!

Яшел Үзән районы Татар Танае авылында гомер итүче ГАБДЕРӘХИМОВА РӘМИНӘ ГАЯЗ КЫЗЫна 10 апрельдә 80 яшь тулды.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез. Сине гомер бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәбез. Безнең өчен син иң гүзәл, иң матур зат. Әтиебез белән тигезлектә, озын-озак, пар канат булып, балаларыңны, оныкларыңны, оныкчыкларыңны сөендереп яшәргә Ходай язсын сезгә. Безнең туган йортыбызның яме бит син.  Кайда гына булсак та, кайда гына йөрсәк тә безнең күңелебез һаман сезнең  белән. Син безгә җылы, наз бирүче кояшыбыз. Гел шулай көләч йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле бул.


Туган көнең белән котлыйк әле,
Бүләк итеп алсу гөлләрне.
Телик әле сиңа якын итеп,
Киләчәктә матур көннәрне.


Мең рәхмәтне сиңа әйтик әле:
Үстергәнсең безне кадерләп!
80 яшькә инде җитеп,
Армагансың безне бәгырьләп!


Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.


Тормыш иптәшең Фәрит, кызларың Фәридә, Фәрзәнә, Гөлүсә, улың Рәмис, киленең Ризидә, кияүләрең Габделфәт, Нияз, 9 оныгың, 10 оныкчыгың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев