Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Наратлысы авылында яшәүче Рәхимулла Ярулла улы Гайнуллинның 15 март көнне 85 яшьлек юбилее

15 марта 2024, 12:00

77

0

0

Татар Наратлысы авылында яшәүче Рәхимулла Ярулла улы Гайнуллинның 15 март көнне 85 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән шушы олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз!

Сабыр, изге күңелле, тормышыбызда терәк һәм үрнәк булган әтие­без! Без сиңа исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер, иман байлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә игелекләрен, рәхәтен күреп, Аллаһның ризалыгы белән, бүгенгедәй матур итеп әниебез белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын. Укыган догаларың кабул булып, гомер дәфтәреңә тагын да саваплар өстәлсен. Туачак таңнарың һәрвакытта нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Балаларың бәхетле булсыннар диеп эшләгән изгелекләрең, безгә бу тормышта көч биргән акыллы киңәшләрең, шатлык-сөенеч китерә торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле әтиебез. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!
Мәңге яшә, әти, авырмыйча,
Сер бирмичә искән җилләргә.
Олы куанычлар, мул һәм имин тормыш
Юлдаш булсын килер көннәргә.
Күр син бездән бары игелекләр,
Борчу мәшәкатьсез гомер ит.
Сулар һава, эчәр сулар кебек,
Син дә безгә һәрчак кирәк бит!

Ихтирам белән һәм яратып – тормыш иптәшең Нурания, кызың Нурия, улың Рушан, киленең Дания, оныкларың Рәдис һәм Камилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев