Сыйныф җитәкчебез ЗӨЛФИРӘ ҮРНӘК КЫЗЫн чын күңелдән котлыйбыз!
Озак еллар татар гимназиясендә балаларга белем бирүче, меңнәргә үрнәк булырлык сыйныф җитәкчебез Зөлфирә Үрнәк кызын 45 яшь тулган көне белән кайнар котлыйбыз.
Сезгә сәламәтлек, педагогик эшчәнлегегездә тагын да зур уңышларга ирешүегезне телибез. Безгә укучыларыгыз күңеленә юл таба алырлык киңәшләрегез өчен рәхмәтебез һәм хөрмәтебез чиксез. Хезмәттәшләрегезнең ихтирамына, гаиләгезнең күңел җылысына, укучыларыгызның хөрмәтенә күмелеп гомер итегез.
Ихтирам белән, 6А сыйныф укучылары һәм әти-әниләре.
Нет комментариев