Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әрә авылында яшәүче сөекле әниебез ФИРДИНӘ ХАРИС КЫЗЫ ГӘРӘЕВАның бүген гомер бәйрәме – олы юбилее!

28 июня 2019, 07:25

964

0

0

Әрә авылында яшәүче сөекле әниебез ФИРДИНӘ ХАРИС КЫЗЫ ГӘРӘЕВАның бүген гомер бәйрәме – олы юбилее!

Әрә авылында яшәүче кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әниебез ФИРДИНӘ ХАРИС КЫЗЫ ГӘРӘЕВАның 28 июньдә барлык якыннары бергә җыелып, бүгенге юбилее, 80 яшь тулган көне белән ихластан котлыйбыз.
Әниебез, озак яшә, иңнә­реңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Син дөньяның иң затлы, саваплы кешеләренең берседер. Бүгенге көндә дә син җаныбызны җылытучы, төпле киңәшче, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге зат. Әниебез, без сине чиксез яратабыз, чын йөрәктән хөрмәт итәбез, сау-сәламәт булып, һәр көнгә шөкер итеп, озак еллар безне шатландырып, яшә әле!

Туган көне бүген әниебезнең, 
80 ел ул яши дөньяда.
Матур үзе, җыерчыклы йөзе,
Чәчләре чал, ап-ак булса да.
Өч баласына бүлеп биргән
Йөрәгенең бөтен ялкынын.
Безнең күз алдында картайды шул,
Киң күңелле анам, алтыным.
Тарсынма әле, әни, бу дөньяны
Сыкранма әле, әни, авыр дип
Яшә әле озак яшә,
Бер киткәчтен кайтып 
        булмый бит.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып барыбызга,
Яшәр өчен ныклы көч бирдең.
Туган көнең котлы булсын,әни,
Юбилеең узсын күңелле. 
Балаларың бүген сине котлый,
Шушы инде бәхет түгелме?!

Яратып, балаларың, онык­ларың, оныкчыкларың, һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев