Әрә авылында яшәүче кадерле, газиз әниебез, әбиебез Фатыйма Галимҗан кызы Хөсниеваның бүген, 30 июньдә, 80 яшьлек юбилее
Газиз әниебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Без бүгенге көндә «әни» дип әйтә алуыбыз белән бик бәхетле. Синең арабызда булуың, киңәшләреңне биреп, теләкләр теләп, борчу-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәвең безгә яшәргә көч бирә. Бик тә сабыр, тыныч, мәрхәмәтле бит син, әни. Киләчәктә дә Ходай Тәгалә сине шушы саулыгыңнан аермасын. Исәнлек белән, бала хәсрәтләре күрми генә, якыннарың янәшәсендә озын гомерле булып яшәргә насыйп итсен.
Рәхмәт сиңа, күңелләргә
Яхшылыклар салган өчен.
Еллар өстәлеп торса да,
Кимемәсен яшәү көчең.
Синең барлыгыңны тоеп яшәү,
Бу дөньяда, әни, бик рәхәт.
Кадерленең кадерлесе бит син,
Барсы өчен сиңа зур рәхмәт.
Сине бик-бик яратып, якыннарың.
Нет комментариев