Олы Шырданда туып, Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче газиз әниебез Мәрзия Закир кызы Җәләлетдинова 21 мартта 85 яшьлек олы юбилеен билгеләде
Кадерлебез! Олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлап, сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, озак гомер итәргә язсын. Гомер буе без – балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, әни. Бүген дә җылы канатың астына җыеп, догаларың, теләкләрең белән безнең һәрберебезне саклыйсың, яклыйсың.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсеннәр бары яхшылык.
Чын күңелдән яратып, кызларың
гаиләләре белән һәм туганнарың.
Нет комментариев