Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Шырданда туып үсеп, Яшел Үзәндә гомер иткән иң газиз кешебез – әниебез Рузалия Гусман кызы Заһидуллина 60 яшьлек юбилеен билгели.

19 июня 2020, 09:01

1217

0

1

Олы Шырданда туып үсеп, Яшел Үзәндә гомер иткән иң газиз кешебез – әниебез Рузалия Гусман кызы Заһидуллина 60 яшьлек юбилеен билгели.

Кадерлебез! Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.
Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә әти белән тигезлектә, балаларыгыз һәм оныкларыгыздан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

Сине яратып, әниең, тормыш иптәшең, кызың-киявең һәм ике оныгың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев