Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Ачасырда яшәүче сөекле әниебез – ӘХМӘТОВА НУРИЯ ХӘБИБРАХМАН КЫЗЫн котлыйбыз!

22 ноября 2018, 13:22

1502

0

3

Олы Ачасырда яшәүче сөекле әниебез – ӘХМӘТОВА НУРИЯ ХӘБИБРАХМАН КЫЗЫн котлыйбыз!

Олы Ачасырда яшәүче, безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез – ӘХМӘТОВА НУРИЯ ХӘБИБРАХМАН КЫЗЫның бүген, 22 ноябрьдә, туган көне.

Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгак­ларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә ул. Безне дә үзе кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстерде. Бүгенге көндә дә ул безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат.
Кадерлебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдашың булсын. Игелекле, тыныч, тигез картлыкта әти белән бергәләп, балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә куанып яшә.

Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Белеп яшә, безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.

Тик бер генә безгә яшәү язган,
Тик бер генә яшәү мизгеле,
Без бәхетле булыр идек, Әни,
Яши алсак синең шикелле.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Илдар, улың Илнур, киленең Энҗе, оныкларың Булат, Диләрә, Язилә исеменнән – кызың Ләйсән.

 

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев