Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Ачасырда яшәүче Рафаэль Гарәфетдин улы Шәйхуллинның бүген туган көне – күркәм юбилее!

08 августа 2020, 09:09

414

0

0

Олы Ачасырда яшәүче Рафаэль Гарәфетдин улы Шәйхуллинның бүген туган көне – күркәм юбилее!

Кадерле әтиебез, чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Туган йортыбызда без – балаларын пар канатлар булып яшәүче әти-әниебез каршы ала икән, моннан да зуррак бәхет юктыр ул! Аллаһ Тәгалә шушы бәхеттән генә аермасын, дип телибез. Исәнлектә, тигезлектә, һәр көннән ямь табып, безне шатландырып, киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, озын гомер кичерергә насыйп булсын. Төпле киңәшләрең, чиксез ярдәмең, һәрчак терәк булганың өчен зур рәхмәт сиңа, әти! Яратабыз, хөрмәт итәбез!

Иң изге теләкләр белән, әниебез, балаларың, кияү-киленнәрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев