Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Ачасырда яшәүче кадерле әниебез ГӨЛСИНӘ АБДУЛЛА КЫЗЫ ГАЛЛӘМОВАның туган көне – юбилее!

15 февраля 2019, 09:05

1293

0

2

Олы Ачасырда яшәүче кадерле әниебез ГӨЛСИНӘ АБДУЛЛА КЫЗЫ ГАЛЛӘМОВАның туган көне – юбилее!

Бүген 15 февральдә кадерле әниебез ГӨЛСИНӘ АБДУЛЛА КЫЗЫ ГАЛЛӘМОВАның туган көне – 80 яшьлек юбилее. Ул Олы Ачасыр авылында туып, шунда гомер итә.
Әни! Без сине барлык балаларың бергә җыелып котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңнән шәфкать фәрештәсе сине беркайчан ташламасын. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтләрен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсен.

Кояш җылысына җыелгандай
Сыенабыз, әни янына.
Тормыш яме, матурлыгын тоеп,
Яшә, әни, яшә тагында.

Кайткан саен синең яннарыңа
Колач җәеп каршы аласың.
Мең-мең рәхмәт сиңа, әни,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Иң изге теләкләр белән,  балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев