Яшел Үзән

Норлатта яшәүче кадерле әниебез МИНҺАҖЕВА РӘМЗИЯнең бүген, 3 майда, туган көне — юбилее! 

--, 3 май 2019 - 08:03
2250
0
3

Тормыш иптәшем, әниебез! Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Без сине яратабыз!

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, әниең Кәүсәрия, тормыш иптәшең Фәргать, кызларың, кияүләрең, оныкларың исеменнән кечкенә кызың Раилә.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: