Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Норлат авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, дәү әтиебез ИЛДАР НАИЛ УЛЫ ГАТАУЛЛИНны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

10 августа 2019, 10:00

749

0

0

Норлат авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, дәү әтиебез ИЛДАР НАИЛ УЛЫ ГАТАУЛЛИНны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

Кадерлебез! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел – алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр сирәктер.


Кешелекле бит син, изге җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.

Олыгаям дип, һич кайгырма,
50 яшь матур чак кына.
Барча балаң, якыннарың белән
Кадерен белеп яшәр чак кына.
Күпме еллар, күпме юллар үттең
Якты эзләр генә калдырып.
Авырлыклар аша кыю бардың,
Безгә маяк уты яндырып.


Сине яратып, әниең, тормыш иптәшең, кызың-киявең, улың, оныгың һәм туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев