Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Норлат авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез ГАБИДУЛЛИНА ФӘРИДӘ ГАБДЕЛБАРЫЙ КЫЗЫн 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

09 мая 2018, 08:27

1638

0

0

Норлат авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез ГАБИДУЛЛИНА ФӘРИДӘ ГАБДЕЛБАРЫЙ КЫЗЫн 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Әни! Юбилеең белән котлап, тыныч тормыш, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын. 

Сөйкемле карашың кояшка тиң 
Бар тормышны нурга күмәсең. 
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең. 

Тормышта гел ярдәм итеп тора 
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең, 
Иркәлисең, яратасың, юатасың, 
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Сәламәтлек, озын гомер язсын, 
Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә! 
Күңелең синең күтәренке булсын, 
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Иң изге теләкләр белән әтиебез Сәлимҗан, улың Марат, кызың Гөлнара, киявең Наил, оныгың Гүзәл, сеңлең Сания.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X