Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мулла Иле авылында яшәүче газиз әниебез ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА АЛСУ БАРЫЙ КЫЗЫн туган көне белән котлыйбыз!

31 июля 2018, 07:34

922

0

0

Мулла Иле авылында яшәүче газиз әниебез ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА АЛСУ БАРЫЙ КЫЗЫн туган көне белән котлыйбыз!

Шау чәчәккә күмелгән бер ел фасылы белән тиңләштереп булмый торган июль аеның 31 числосында Мулла Иле авылында яшәүче, ихтирамга лаек кешебез, әниебез ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА АЛСУ БАРЫЙ КЫЗЫның туган көне.

Безне бар иткәнең, кеше арасында ким-хур итмичә үстергәнең өчен, Әни, сиңа мең рәхмәт.

Үзең кими, безне киендердең.
Үзең капмый, безгә ашаттың.
Үстергәнче, әнкәй, балаларны
Үтмәдең юлларның ансатын.

Игелек орлыгы сала белдең
Йөрәгенә һәрбер балаңның.
Догаң саклый килде юлларында
Дөнья дигән чиксез даланың.

Үрнәк була белдең безнең өчен,
Хаклык, намуслылык үрнәге.
Кояш булып безне син җылыттың,
Дөньябызның булдың терәге.

Чын күңелдән рәхмәтлибез бүген
Сине безгә биргән язмышны.
Гомерлеккә сүнмәс кояш булып,
Яктырт, әнкәй, безнең тормышны.

Сине яратучы балаларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев