Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Рәмис Рияз улы Әхмәтшинның 6 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.

06 сентября 2020, 06:00

723

0

0

Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Рәмис Рияз улы Әхмәтшинның 6 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенгедәй шат, көләч елмаюың йөзеңнән бервакытта да китмәсен. Әни белән тигезлектә, озак еллар безне шатландырып, иңне-иңгә куеп яшәргә насыйп булсын!

Бүген синең юбилеең, әти!
Алтмыш яшең — Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул, яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең битеңне.

Яратып, иң изге теләкләр белән, хатының Рәмилә, кызларың Асилә, Алинә, Гөлинә, кияүләрең Наил, Илшат, оныкларың Гүзәл, Ярослав, Нариман.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев