Котлаулар
Күгәй авылында яшәүче АБДУЛХАЕВ ФӘРИТ КӘРИМ УЛЫн юбилее белән котлыйбыз!
Күгәй авылында яшәүче Абдулхәев Фәрит Кәрим улының 5 ноябрьдә 65 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Чын йөрәктән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа иң кирәген – сәламәтлек, күңел көрлеге, озын, бәрәкәтле гомер телибез. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әнкәебез белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк булып яшәвегезне телибез.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, кызың-киявең, улларың, киленнәрең, кода-кодагыйларың, оныкларың.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев