Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күгеш мәктәбе директоры ФӘРИДӘ НӘБИУЛЛОВНАны ихлас күңелдән туган көне — юбилее белән котлыйбыз!

18 апреля 2018, 14:50

2772

0

2

Күгеш мәктәбе директоры ФӘРИДӘ НӘБИУЛЛОВНАны ихлас күңелдән туган көне — юбилее белән котлыйбыз!

Хөрмәтле җитәкчебез ФӘРИДӘ НӘБИУЛЛОВНА!

Сезне юбилеегыз белән тәбриклибез. Теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыгызда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә якыннарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәгез! Мәктәбебездә тырыш хезмәтегез, ихласлыгыгыз белән кешеләр куңелен яуладыгыз. Сезгә булган хөрмәтебез беркайчан да сүрелмәс, алдагы көннәрдә дә шатлыкларыбызны Сезнең белән уртаклашырбыз дигән ышанычта калабыз. Һәрвакытта да шулай игелекле, көләч йөзле булыгыз!

Бәйрәмегез белән котлап, Күгеш мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев