Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Карагуҗа авылында гомер итүче САБИРОВ КАДЫЙРҖАНның бүген, 18 ноябрьдә, гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

18 ноября 2018, 07:00

1831

0

1

Карагуҗа авылында гомер итүче САБИРОВ КАДЫЙРҖАНның бүген, 18 ноябрьдә, гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

Карагуҗа авылында гомер итүче кадерле әтиебез, кодабыз, дәү әтиебез САБИРОВ КАДЫЙРҖАНның 18 ноябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее. Сине ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Туган нигезгә кайтканда безне кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, куаныч, терәк, ышаныч булып, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта озын-озак гомер итегез.

Котлы булсын туган көнең,
Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.

Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.

Иң изге теләкләр белән, кызың Нәргизә, киявең Рәмис, оныкларың Ислам һәм Зәринә исеменнән – кодагыең Гөлнара.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылдашны юбилее белән котлыйбыз! Бәхеттә, шатлыкта матур гаилә булып яшәгез!

    2
    X