Кадерле әниебез Габдрахман кызы Фираяның Тимуршина 6 мартта 75 яшьлек күркәм юбилее
Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз.
Әниебез! Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Менә без үзебез - әниләр, әтиләр, хәтта яннарыбызда оныкларыбыз да йөгереп йөри – шушы самими балалык хисләрен яңадан тоемлар өчен, сезнең янга җыелабыз. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде.
“Әни! ”— диеп дәшү шундый рэхэт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың —
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
Нет комментариев