Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзән районы Татар Танае авылында яшәүче кадерле әниебез Мостафина Рәшидә Рәхимулла кызына 26 апрельдә 70 яшь тула! Газизебез

26 апреля 2024, 10:00

61

0

0

Яшел Үзән районы Татар Танае авылында яшәүче кадерле әниебез Мостафина Рәшидә Рәхимулла кызына 26 апрельдә 70 яшь тула! Газизебез

Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, әти белән тигез тормыш телибез.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Өебезнең кояшы — син,
һәркемгә житә җылың.
Әти белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.

Ул тормышның һәр мизгеле,
Сөенеч белән тулсын.
Гомереңнең һәрбер көне
Туган көн кебек булсын.

Өзелмәс җепләр бәйләсен
Бала — ана арасын.
Ел да шулай бәйрәм итик
Туган көн тантанасын.

Иң изге теләкләр белән, әтиебез, балаларың, кияү- киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев