Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзән районы Татар Танае авылында гомер итүче кадерле әткәебез Хәлим, әнкәебез Миләүшә Идиятуллиннарның бергә тормыш корып яши башлаганнарына 7 март көнне - 50 ел

07 марта 2024, 08:00

60

0

0

Яшел Үзән районы Татар Танае авылында гомер итүче кадерле әткәебез Хәлим, әнкәебез Миләүшә Идиятуллиннарның бергә тормыш корып яши башлаганнарына 7 март көнне - 50 ел

Кадерлеләребез! Күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, ярты гасыр яшисез.
Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә, әткәй- әнкәй!

Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез. Сезгә сәләмәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез!Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек, алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсәгез иде.

Ходай биргән олы бүләк бит ул -
Тигезлектә гомер итүләр,
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
СөбһанАллаһ, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз, киленнәрегез, киявегез, 6 оныгыгыз, кода-кодагыйлар, барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев