Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында яшәүче кадерле әниебез Фәридә Вәкилованың 14 мартта олы бәйрәме – 75 яшьлек юбилее

14 марта 2024, 12:00

83

0

0

Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында яшәүче кадерле әниебез Фәридә Вәкилованың 14 мартта олы бәйрәме – 75 яшьлек юбилее

Сөекле әниебез!
Сине чын күңелдән шушы бәйрәмең белән тәб­рик итәбез. Тормышыбызнең яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, без – балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, озын озак гомер кичерергә язсын. Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, бергә-бергә яшәргә язсын.

Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып,
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Без телибез сиңа бәхет, әни,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!

Иң изге теләкләр белән,
балаларың һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев