Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәчек авылында яшәүче кадерле кешебез ГӨЛНУР ХӘЕРҖАН КЫЗЫ ГЫЙМАДИЕВАны котлыйбыз!

09 мая 2019, 08:59

2822

0

1

Бәчек авылында яшәүче кадерле кешебез ГӨЛНУР ХӘЕРҖАН КЫЗЫ ГЫЙМАДИЕВАны котлыйбыз!

Бәчек авылында яшәүче кадерле кешебез ГӨЛНУР ХӘЕРҖАН КЫЗЫ ГЫЙМАДИЕВАны 9 майда булачак гомер бәйрәме алтын юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Әниебез, сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз, кайгы-борчуларсыз таңнар, килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Инде балаларың тормышта үз юлларын табып, гаиләләр корып яшәсәләр дә, сез әти белән һаман без дип, янып-көеп яшисез. Сезнең алда без баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Киләчәктә дә әти белән бергә балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сезгә.

Юбилееңда изге, матур хисләр,
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән,
Барыбыз да бергә кушылып.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Марат, балаларың Рәдис, Энҗе, киленең Гөлназ, киявең Руслан, оныгың Айзат.
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X