Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Яке авылында гомер итүче кадерле әниебез Назыйрова Рәхимә Барый кызының 1 июльдә 80 яшьлек юбилее!

01 июля 2020, 07:00

596

0

2

Олы Яке авылында гомер итүче кадерле әниебез Назыйрова Рәхимә Барый кызының 1 июльдә 80 яшьлек юбилее!

Бүгенгесе көндә ул 5 баланың сөекле әнисе, 10 оны­гының һәм 7 оныкчыгының кадерле дәү әнисе. Хөрмәтле әниебез, сөйкемле дәү әниебез! Без сине барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк, туган йортыбызның яме булып, саулыкта-сәламәтлектә яшәргә язсын. Синең безгә күрсәткән изгелекләрең уйлап та, санап та бетерерлек тугел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа әниебез, дәү әниебез.
Һәр балаңның игелеген күреп,
Гел сөенеп кенә син яшә.
Сиңа шатлык, бәхет теләгәндә,
Амин, диеп торсын фәрештә.
Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен,
80 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Сине яратып, иң изге теләкләр белән, балаларың, кияүләрең-киленнәрең, оныкларың,оныкчыкларың.

 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев