Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бакырчы авылында гомер итүче иң газиз кешебез Әминә Хәялетдин кызы Әхмәтшина 1 апрель көнне олуг юбилеен – 85 яшен билгели

01 апреля 2024, 12:00

68

0

0

Бакырчы авылында гомер итүче иң газиз кешебез Әминә Хәялетдин кызы Әхмәтшина 1 апрель көнне олуг юбилеен – 85 яшен билгели

Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас котлап, җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Тормышыбызга ямь өстәп, безне сөендереп, авырмыйча, ныклы сәламәтлек белән гомер ит. Безне, балаларыңны һәм оныклырыңны, хезмәт сөяргә өйрәттең. Кайчак таләпчән, кирәк чакта кырыс та була белдең, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калдың. Киләчәктә ходай биргән гомереңне тазалыкта, муллыкта, күңел тынычлыгы белән бәхет-шатлыкта яшәргә язсын сиңа.

Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда,
Көтеп торган Әни барында.
Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт,
Бар гомереңә булдың түземле.
Сәламәт бул, һичбер кайгы күрмә,
Ходай олыласын үзеңне.

Чын күңелдән, яратып, балаларың, килен-кияүләрең, онык-оныкчыкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев