Бакырчы авылында яшәүче кадерле әниебез МОЗЗАФАРОВА РӘШИДӘ ӘКРӘМ КЫЗЫның бүген, 20 нче июньдә, 70 яшьлек юбилее
Кадерле әниебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы- хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.
Җитмеш бит ул – җитмеш кенә,
Туксан түгел, йөз дә түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел.
Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен -
Оныкларың гөрләп үссен.
Барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың исеменнән – улың Нәфикъ, киленең Резидә, оныкларың Айдар, Рәмис.
Нет комментариев