Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Айдар авылында яшәүче кадерле әтиебез – МӨХИБУЛЛА УЛЫ ГЫЙБАДУЛЛИН АБДУЛЛАның бүген олы юбилее

06 сентября 2018, 08:33

1433

0

1

Айдар авылында яшәүче кадерле әтиебез – МӨХИБУЛЛА  УЛЫ ГЫЙБАДУЛЛИН АБДУЛЛАның бүген олы юбилее

Айдар авылында яшәүче газиз кешебез, кадерле әтиебез – Мөхибулла  улы Гыйбадуллин Абдулланың бүген, 6 сентябрьдә, 80 яшьлек юбилее.  Шушындый  зур һәм якты  бәйрәмең көнендә  без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.

 

Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең  иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда  тормыш юлларын  иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән  үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш- туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез  белән хәерле, тыныч тормышта гомер итегез!

 

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена!

 

Шуңа сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп,

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Яшик әле, әти, бергәләп!

Иң изге теләкләр белән, әниебез, барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X