Апас районы Югары Акхуҗа авылында туып үскән һәм бүгенге көндә Васильево бистәсендә яшәүче газиз кешебез - әниебез Лениза Сабирҗан кызы Дәүләтшинаның гомер бәйрәме.
Кадерле, сөекле әниебез! Сине 70 яшьлек матур юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән тигезлектә, бәхетле картлыкта озак итеп рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәргә насыйп булсын.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тынлыйсың да, анлыйсың да үзең.
Чал чәчләрең, маңгай сырларың
Күбәйсә дә еллар үтүгә,
Безнең өчен мәңге яшь син, әнкәй,
Картаюны белмә гомергә.
Яратып, балаларың, оныкларың һәм әтиебез.
Нет комментариев