Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Акъегет авылында яшәүче кадерле әтиебез Тимершин Фәргатькә 10 гыйнварда 85 яшь, әниебез Мәдинәгә 31 гыйнварда 82 яшь тула.

15 января 2021, 06:00

372

0

0

Акъегет авылында яшәүче кадерле әтиебез Тимершин Фәргатькә 10 гыйнварда 85 яшь, әниебез Мәдинәгә 31 гыйнварда 82 яшь тула.

Кадерлеләребез! Сезне туган көннәрегез белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Сез безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыларыбыз да. Үстердегез, кеше иттегез, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сезгә.

Сез булганда без дә бәхетлебез,
Бөтен яме сездә дөньяның.
Бәйрәмегез белән котлап сезне,
Бәхет тели ул һәм кызларыгыз.

Сезгә булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Сезне яратып, ул-кызларыгыз, кияү-киленнәрегез, 11 оныгыгыз, 9 оныкчыгыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев