Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Акъегет авылында яшәүче кадерле әниебез Зәйтүнә Мөбәрәкша кызы Сафиуллинаның 8 мартта – 70 яшьлек олуг юбилее!

08 марта 2020, 07:00

795

0

1

Акъегет авылында яшәүче кадерле әниебез Зәйтүнә Мөбәрәкша кызы Сафиуллинаның 8 мартта – 70 яшьлек олуг юбилее!

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән шушы истәлекле көнең – юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле син һәрбер балаңа.
Шуңа сине бары да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп.
Сау-сәламәт булып, сиксәнне дә,
Үткәрергә язсын бергәләп.
Амин!

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, балаларың, 
кодагыйларың, киленнәрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев