Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

26 июльдә Күгеш авылында яшәүче хөрмәтле дустыбыз, хезмәттәшебез Земфирә Мансур кызы Хәйруллинага 55 яшь тула!

26 июля 2020, 07:00

774

0

0

26 июльдә Күгеш авылында яшәүче хөрмәтле дустыбыз, хезмәттәшебез Земфирә Мансур кызы Хәйруллинага 55 яшь тула!

Бәйрәмең белән котлап, сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнү-сагышлар белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныклар ихтирамын, күңел тынычлыгын тоеп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Искитмәле гаҗәп хәл бу.
Ышанасы килми һич.
Бәлки бу бер шаяртудыр,
Зөмфирә апага илле биш?!

Биреп була әле сиңа
Күп дигәндә утызны.
Картаймыйча гел яшь килеш
Кем саклаган бу кызны?

Төгәл яшен бер бәндә дә
Әйтә алмас иреңнең дә.
Яшәп ятасыз бугай сез
Мәңге яшьлек илендә.

Шуңа күрә без телибез
Ирең белән гел бергә,
Язсын сиңа исәнлектә,

Йөз яшеңне күрергә!!!

Иң изге теләкләр белән, сине яратып һәм хөрмәт итеп, дусларың һәм хезмәттәшләрең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев