Кадерле, сөекле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәхет-шатлыклар телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Кешелекле, сабыр да син,
Ярдәмчел һәм мәрхәмәтле.
60 яшьлек бәйрәмеңдә
Кабул ит бездән рәхмәтне.
Тагын әле исән-сау булып,
Бергә-бергә яшик шулай.
«Әни» дию бәхетеннән
Аермасын безне Ходай.
Иң изге теләкләр белән, кызың Гөлнара, улың Булат, киявең, киленең, оныкларың, һәм барлык туганнарың. Бу теләкләргә газетаның баш мөхәррире Илсөя Завилейская да кушыла.
Нет комментариев