Фоторәсемнәр
-
Мулла Иленедә кое ачу тантанасы
Дуслар, шимбә җитүгә "Яшел Үзән" җурналистлары янә авылларга чыга. Бүген Мулла Иле авылында "Әнкәйләр хәтирәсе" исемле очрашу чарасы һәм кое ачу тантанасы була. Сез дә килегез, бергә күңелле булачак
-
"Мирас" лагерендә "Айбагыр" керәшен сменасы ябылу тантанасында
Бүген Яшел Үзәннең “Мирас” лагерендә “Айбагыр” керәшен сменасының тәмамлануы уңаеннан ябылу тантанасы узды. Анда ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
-
“Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы"нда зур чара - су асты канатларында йөзүче пассажир судносы “Метеор – 2020” суга төшерелде
Әлеге суднога бөек татар шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме кушылган. Традицион төстә шампан шәрәбен Герой шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева ватты. Тантанада бик күп дәрәҗәле кунаклар катнашты, эшендә югары уңышларга ирешкән завод хезмәткәрләре бүләкләнде. Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз. Бәйрәм мизгелләре безнең видеоязмада.
-
Зеленодольск хакимиятендә район башлыгы Михаил Афанасьев махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты
***
-
Районыбыз авылларында язылучылар белән очрашу
Кече Ачасыр, Бәчек, Карашәм, Күгәй авылларында кунакта
-
«Алдынгылар хәрәкәте»
***
-
Кече Шырданда плотина ачылды
Бүген безнең Шырдан авылына килүебезнең төп сәбәбе - Плотина ачылу - Бу күптән көтелгән вакыйга. Күргән бер кеше, кайчан плотина ачыла инде дип сорый иде, "вакыты җитүгә дип әйтә идем", - ди Асия Гобәйдуллина. - Ниһаять, сәгате сукты, без бүген тантаналы рәвештә плотина ачабыз. 🙏Авылны кайгыртып, яшәртеп торучылар булганда, аның киләчәге өчен борчыласы юк.
-
Корабль төзүчеләр көне
Корабль төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары дәвам итә. Бүген хезмәтләре белән аерылып торучылар заводның мактау тактасына куела. Бүген аларны бүләкләделәр.
-
Яшел Үзәндә кулланылышка яңа автобуслар җибәрделәр
Яшел Үзәндә тантаналы рәвештә яңа автобусларны рейска җибәрделәр Әлеге вакыйга белән яшел үзәнлеләрне ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Экспресс» ҖЧҖ идарәчесе Дмитрий Грузков котлады.
-
Олы Якедә Авыл бәйрәме
Олы Яке авыл җирлегендә бүген Авыл көне. Искиткеч якты, җан җылысына төрелгән бәйрәм. Күп еллар бергә яшәгән парлар, яңа бәбиләре туган яшь гаиләләр, авыл тормышында актив катнашкан авылдашлар - берсе дә игътибарсыз калмады
-
Кече Шырданда Чишмә бәйрәме
Озын юлны кыска итеп район башлыгы Михаил Афанасьев та Шырдан кунакларын каршы алырга килде: Кече Шырдан - ул Яшел Үзән районының йөзек кашы, - дип башлады сүзен башлыгыбыз. - Мәгърифәтчебез Каюм Насыйри авылы. Райондашыбыз Асия Гобәйдуллина аның мирасын саклап, киләчәк буынга тапшырыр өчен бик күп көч куя, аның каршында без баш иябез!
-
Яшел Үзәндә медицина хезмәткәрләрен котладылар
Бүген Яшел Үзәндә медицина хезмәткәрләрен котладылар Медицина хезмәткәре көне, яки медиклар көне - Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең бәйрәме. Медицина өлкәсендә дистәләгән, йөзләгән яшел үзәнлеләр эшли — бу табиблар гына түгел, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитарлар. Бәйрәм белән сезне, ак халатлы фәрештәләр
-
Зеленодольск шәһәре Советының дүртенче чакырылыш егерме өченче сессиясе
***
-
Сабантуе - 2023
Яшел Үзәндә берничә мизгелдән Сабан туе башлана Концерт программасында эстрада йолдызлары - Илсөя Бәдретдинова һәм Гөлназ Асаева булачак.
-
«Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы тиз йөрешле пассажир судносын суга төшерү тантанасы
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖдә Ханты - Манси автономияле округы өчен 03830 «Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы тиз йөрешле пассажир судносын суга төшерү тантанасы узды. Тиз йөрешле пассажир судносы “Си Тех” проект бюросы тарафыннан эшләнгән һәм куркынычсызлык буенча барлык халыкара таләпләргә җавап бирә. Тантанадан видеоязма тәкъдим итәбез. Тулырак материалны газетабызның 16 июнь санында укый аласыз.