Яшел Үзән суды ялган юл белән кредит алган 34 яшьлек яшел үзәнле Андрей Веринга карата хөкем карары чыгарды. Бу кеше, «Эксперт» көнкүреш техникасы сатыла торган кибеттә «Русский Стандарт» банкы менеджерын, «Интерлес» җәмгыятендә транспортчы булып эшлим, хезмәт хакым 10 мең сум дип, ялганлап, кредит ала. Банк белән кредит килешүе нигезендә аңа...
Яшел Үзән суды ялган юл белән кредит алган 34 яшьлек яшел үзәнле Андрей Веринга карата хөкем карары чыгарды.
Бу кеше, «Эксперт» көнкүреш техникасы сатыла торган кибеттә «Русский Стандарт» банкы менеджерын, «Интерлес» җәмгыятендә транспортчы булып эшлим, хезмәт хакым 10 мең сум дип, ялганлап, кредит ала. Банк белән кредит килешүе нигезендә аңа 6 751,40 сум акча бирелгәч, Верин велосипед сатып ала.
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Л.Хәйруллин хәбәр итүенчә, судта Верин гаебен таныган. Шуны истә тотып, суд аны 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җибәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев