Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Законнарны белмәү җаваплылыктан коткармый

Коррупциягә бәйле җинаятьләрнең күбесе муниципаль җирләрне бүлгәндә вазифадагы затлар тарафыннан кылына. Октябрь ахырында Яшел Үзән суды Норлат авыл җирлеге башкарма комитетының элеккеге башлыгы , 54 яшьлек Илгиз Кашаповны хезмәт вазифасын үз максатында файдалануын гаепләп, хөкем карары чыгарды. Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, Илгиз Кашапов Норлат авыл...

Коррупциягә бәйле җинаятьләрнең күбесе муниципаль җирләрне бүлгәндә вазифадагы затлар тарафыннан кылына. Октябрь ахырында Яшел Үзән суды Норлат авыл җирлеге башкарма комитетының элеккеге башлыгы , 54 яшьлек Илгиз Кашаповны хезмәт вазифасын үз максатында файдалануын гаепләп, хөкем карары чыгарды.
Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, Илгиз Кашапов Норлат авыл җирлеге башкарма комитетына 2005 елдан алып 2011 елга кадәр җитәкчелек итә. 2010 елның язында Кашаповка авылдашы мөрәҗәгать итеп, өе янында хуҗасыз җир участогы булуын һәм шунда гаиләсенең бәрәңге утыртуын әйтә. Ул әлеге җирне үзенә рәсмиләштерүне сорый. Җитәкче баш тартмый һәм әйтелгән участокның кайчандыр шушы хатынныкы булганлыгын дәлилләп, аңа хуҗалык китабыннан ялган күчермә бирә. Фиктив күчермә алган хатын 183 мең сумлык 2042 квадрат метр мәйданда җир участогын үз мөлкәте итеп теркәтә. Шулай итеп, шул ук елны авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе ярдәме белән тагын ике хатын-кыз Норлат һәм Косяково авылларында үзләренә җир участоклары рәсмиләштерә. Яшел Үзән муниципаль районына китерелгән зыян суммасы 566 мең сум тәшкил итә. Вазифадагы җинаять фактлары фаш ителгәч, Кашапов үз гаебен таный һәм бу гамәлен ул яңа җир салымы исәбенә авыл җирлеге бюджетын тулыландырып, җирлек территориясен төзекләндерергә теләгәнлеген белдерә.
Суд Кашаповны гаепле дип танып, аңа 3 ел дәверендә җирле үзидарә органнарында җитәкче вазифасында эшләү хокукыннан мәхрүм итеп, шартлы рәвештә 3 елга хөкем итте. Муниципаль җирләрнең законсыз хуҗаларына ул җирләрне дәүләткә кире кайтарып бирергә туры киләчәк.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матубугат хезмәткәре.


http://kafa-info.com.ua/news_thumbs/knff1fe645a0217f293c2488edd53659e46_800.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X