Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Юлга чыксаң,карап йөр

Тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел авырлаша бара дип зарланырга яратсак та, саннар гел киресен исбатлый. Әйтик, ЮХИДИның Яшел Үзән бүлегендә 28132 автомототранспорт исәптә тора. Узган елда 14046 траспортның техник торышы тикшерелгән һәм шуларның 13810ы төзек дип табылган. РЭО хезмәте 6833 транспортны теркәгән, ә 4740ын исәптән төшергән. Теркәгән вакытта 6 транспортның агрегат номерлары...

Тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел авырлаша бара дип зарланырга яратсак та, саннар гел киресен исбатлый. Әйтик, ЮХИДИның Яшел Үзән бүлегендә 28132 автомототранспорт исәптә тора. Узган елда 14046 траспортның техник торышы тикшерелгән һәм шуларның 13810ы төзек дип табылган.

РЭО хезмәте 6833 транспортны теркәгән, ә 4740ын исәптән төшергән. Теркәгән вакытта 6 транспортның агрегат номерлары үзгәргән булуы ачыклана.
Әлбәттә, транспорт күбрәк булган саен юлларда машина белән бәйле бәла-каза, авыр фаҗига китереп чыгаручы хәвеф-хәтәрләр саны да торган саен арта бара. ЮХИДИның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Рәүф Галиев җитәкчеләр киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, 2011 елда шәһәр һәм район территориясендә 204 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 25 кеше һәлак булган, 265 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнгән.

Бер - алга,
биш артка кара
Өлкәннәрнең, юлга чыксаң, бер алдыңа, биш артыңа карап йөр дигәнен оныта күбебез һәм уйламаганда-көтмәгәндә һәлакәткә юлыга. Җитәкче сүзенә караганда, юлларда килеп чыккан һәлакәтләрнең 83 очрагында машина җәяүлеләрне бәрдереп киткән яисә таптаткан, әмма 48 очракта авария чыгуга җәяүле нәкъ үзе гаепле. Юлларда мондый төр фаҗига чыгуның төп сәбәбе - юл-транспорт кагыйдәләрен белмәү яисә аларны, үзеңне белдекле кешегә санап, кискен рәвештә санга сукмау. «Зебра» тамгасы салынмаган җирдә юлны аркылы чыгып баручыларны ЮХИДИ хезмәткәрләре гел җавапка тартып тора торуын, әмма, кем әйтмеш, эт өрә, бүре йөри. Кесәдән чыгарып штраф түләсәк түлибез кайчакта, әмма юл йөрү кагыйдәләрен тупас боза кайсыберләребез. Ел дәвамында ЮХИДИның Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләре тиешсез урыннан юл аркылы чыккан 3244 җәяүлене административ җавапка тарткан һәм шул ук вакытта, җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен, 782 шофер да административ җавап тотарга мәҗбүр булган.

Башкалага юл такыр
Җәяүлеләрнең юл-транспорт кагыйдәләрен бозу белән беррәттән, тизлекне арттыру (37 һәлакәт вакытында 9 кешенең гомере өзелгән), кирәкмәгән урында маневр ясау (28 очрак, бер кеше һәлак булган), руль артына исерек килеш утыру да (5 очрак, 8 кеше зыян күргән) фаҗига чыгуга сәбәпче.
- Анализ күрсәткәнчә, юлларда килеп чыккан һәлакәтләрнең 28,9 проценты Казан - Яшел Үзән һәм Мәскәү - Уфа трассасының Яшел Үзән районы буенча уза торган участогына туры килә, - дип сөйли ЮХИДИның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Рәүф Галиев. - Ел дәвамында булган 204 фаҗиганың 59ы шушы юл участокларында килеп чыкты һәм аларда 17 кеше һәлак булды, 76 кеше җәрәхәтләнде. Мәскәү - Уфа трассасында ТР Эчке эшләр министрлыгына караган ЮХИДИ идарәсе батальонының ДПС наряды кизү тора, ә һәлакәт материалларын оформить итү өчен, ЮХИДИның Яшел Үзән бүлеге экипажы бара.

Юл-патруль хезмәте
ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре узган елда 78345 мәртәбә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган, шул исәптән 514 шофер руль артына исерек килеш утырган булган, 58639 очракта - билгеләнгән хәрәкәт тизлеге, 3558 мәртәбә - маневр ясау тәртибе, 31 очракта алда барган машинаны узу кагыйдәсе бозылган.
Юлларда транспорт белән бәйле һәлакәтләрне киметү максатыннан, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен һәм катлаулы хәлгә тарыганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтә, юлларда иминлекне саклау мәсьәләре буенча лекцияләр укый. Укырга һәм эшкә барганда күңелсез хәл килеп чыкмасын, яратып һәм хөрмәтләп көтеп торган кадерлеләрең янына исән-имин кайтып җитү өчен, бары тик юл йөрү кагыйдәләрен төгәл сакларга һәм янәшәдәгеләрдән дә шуны таләп итәргә кирәк.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250