Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Юл фаҗигаләре күбрәк җәяүлеләр гаебеннән чыга

Россия Эчке эшләр министрлыгының (ЭЭМ) Яшел Үзән районы бүлегендә 2012 елның 6 аена йомгак ясалды. Анда билгеләнгәнчә, узган ярты ел җиңелләрдән булмады - хезмәткәрләр сайлаулар, Сабан туен уздырганда һәм башка массакүләм чараларны оештырганда җәмәгать тәртибен тәэмин итте. Штатлар кыскаргач, шәхси составка киеренкелек бермә-бер артса да, оператив хәл тиешле контрольдә булды....


Россия Эчке эшләр министрлыгының (ЭЭМ) Яшел Үзән районы бүлегендә 2012 елның 6 аена йомгак ясалды.

Анда билгеләнгәнчә, узган ярты ел җиңелләрдән булмады - хезмәткәрләр сайлаулар, Сабан туен уздырганда һәм башка массакүләм чараларны оештырганда җәмәгать тәртибен тәэмин итте. Штатлар кыскаргач, шәхси составка киеренкелек бермә-бер артса да, оператив хәл тиешле контрольдә булды.
Алты айда 1048 җинаять теркәлде (2011 елда - 1182). Җинаятьчелек структурасында элеккегечә урлаулар күпчелекне тәшкил итә. 6 үтерү, 19 сәламәтлеккә авыр зыян салу, 11 юлбасарлык кылынды.
Законсыз корал әйләнеше линиясе буенча 13 җинаять ачыкланып, 8 берәмлек корал тартып алынды (шул ук вакытта 23 берәмлекне гражданнар үзләре тапшырган).
Җәмәгать урыннарында 263 җинаять теркәлде.
Спиртлы эчемлек эчкән һәм җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен быел җавапка тартылучылар саны узган елгыдан ике тапкыр күбрәк - 4000 кеше. Вак хулиганлык кылган өчен 1300 кеше тоткарланды.
Икътисад өлкәсендә 100 җинаять теркәлде. Алар арасында ялганлау фактлары, вазыйфадагы җинаятьләр күбрәк һәм шулай ук кредит-банк өлкәсендә дә закон бозу очраклары шактый.
Наркотикларның законсыз әйләнеше линиясе буенча 30 җинаять кылынып, 21 кеше тоткарланды. 6 наркотик сату эшчәнлегенә киртә куелды, 13 притон ябылды, 106 грамм наркотик матдә тартып алынды. Наркотик матдә кулланган өчен 125 кеше административ җаваплылыкка тартылды.
Участок уполномоченныйлары гражданнардан килгән 12 меңгә якын гариза һәм мөрәҗәгать карады. Төзекләндерү кагыйдәсен санга сукмаган өчен 394 гражданга штраф салынды. Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә көмешкә саткан өчен 39 кеше административ җаваплылыкка тартылды.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә хәл киеренке булып калуын дәвам итә. Юлларда 17 кеше һәлак булды (2011 елда - 14), 114е җәрәхәтләнде (2011 елда - 126).
Шәһәрдә ДТПлар 34тән 38 очракка, һәлак булучылар - 1дән 2гә, зыян күрүчеләр 41дән 48гә артты. ДТПларның төп сәбәбе - җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәмәве (15 очрак) һәм маневр ясау кагыйдәләрен бозуы.
Федераль юлларда 27 ДТП теркәлеп, 9 кеше һәлак булды, 37се җәрәхәтләнде.
ДТПларны профилактикалау максатыннан шәһәрдә көн саен куркыныч урыннарда ДПС экипажлары һәм видеофиксацияләү приборлары куелды. Нәтиҗәдә 72 меңнән артык административ хокук бозулар ачыкланды. ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә машина йөрткән 264 автомобильчене һәм балаларны машинага махсус креслосыз утырткан 505 машина йөртүчене тоткарлады.
Ярты ел эчендә юлларда җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән 700 машина йөртүчегә штраф салынды. Ә менә 2 меңнән артык җәяүле юл кагыйдәсен үзе бозган.
Лилиана Куликова,
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев