Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Югалып калмаган

Күптән түгел 26 яшьлек Д.Андрейны дүрт ел ярымга каты режимдагы колониягә озаттылар. Ул узган елның 31 декабрендә өенә кайтып барган хатынга бәйләнгән, ләкин җинаятьченең кара нияте барып чыкмаган: 35 яшьлек хатын, көтелмәгән хәлдән югалып калмыйча, егеткә каршылык күрсәткән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге тикшерүчесе Олеся Ямщикова хәбәр иткәнчә,...


Күптән түгел 26 яшьлек Д.Андрейны дүрт ел ярымга каты режимдагы колониягә озаттылар.

Ул узган елның 31 декабрендә өенә кайтып барган хатынга бәйләнгән, ләкин җинаятьченең кара нияте барып чыкмаган: 35 яшьлек хатын, көтелмәгән хәлдән югалып калмыйча, егеткә каршылык күрсәткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге тикшерүчесе Олеся Ямщикова хәбәр иткәнчә, узган елның 31 декабрендә кибеттән кайтып килүче Альбина таныш булмаган егетнең үзе артыннан Комаров урамындагы йорт подъездына керүен шәйләп ала, әмма моңа әһәмият бирми. Гамьсез генә күренгән егет, муеныннан буып алып, стенага китереп терәгәч кенә, эшнең җитди икәнен аңлый. Егетне хатынның сумкасы кызыктыра, ләкин бөтенесе дә егет уйлаганча барып чыкмый. 3 мең тәңкә акча яткан сумкасын хатын тик торганда гына егеткә биреп җибәрергә уйламый да. Авызын капларга тырышканда беләзектән егетнең кулын тешләп ала хатын. Каты итеп кычкыра, әмма егет ике тапкыр башына сугарга өлгерә.
Подъездда ыгы-зыгы купканын Альбинаның ире ишетеп кала һәм яланаяктан ярдәмгә ашыга. Егет, эшнең хөртилеген аңлап, подъезддан чыгып чаба, әмма ир белән хатын аны куып җитә һәм, карга егып, тиз арада полицияне чакыра. Хатынны таларга маташкан егетнең берничә тапкыр хөкемгә тартылган Яшел Үзән кешесе булуы ачыклана. Кеше талап, колониядә утыра һәм кайтуына бер атна гына узган була.
17 майда Яшел Үзән суды карары буенча, усал ният белән кеше таларга маташканы өчен, ул янә зинданга озатыла.
Л.Куликова,
эчке эшләр идарәсенең матбугат үзәге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X