Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Яшүсмерләр арасында җинаятьләр кими

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 2012 елның I кварталына йомгак ясадылар. 469 җинаять теркәлгән (2011 елда - 604). Җинаятьләрнең 66,2 проценты тикшерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда авыр җинаятьләр кимегән. Талауларның шактый гына кимүе күзәтелә. 5 үтерү, 8 сәламәтлеккә авыр зыян салу факты булган. Җинаятьчелекнең күбесен, элеккегечә, урлаулар тәшкил...

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 2012 елның I кварталына йомгак ясадылар.

469 җинаять теркәлгән (2011 елда - 604). Җинаятьләрнең 66,2 проценты тикшерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда авыр җинаятьләр кимегән. Талауларның шактый гына кимүе күзәтелә.
5 үтерү, 8 сәламәтлеккә авыр зыян салу факты булган. Җинаятьчелекнең күбесен, элеккегечә, урлаулар тәшкил итә. Автотранспорт 3 тапкыр азрак урланган.
Авыр җинаятьләрнең барысы да ачылган. Башка төр җинаятьләрне ачу да республиканың уртача күрсәткеченнән югары.
Җәмәгать урыннарында тәртип булдыру максатыннан чыгып, урамда һәм җәмәгать урынында исерек килеш йөрүчеләрне узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк административ җаваплылыкка тартканнар - 2046 кеше. 1000 вак хулиган тоткарланган.
Наркотикларга бәйле 14 кеше тоткарланып, сату буенча - 5, саклау фактына бәйле 3 җинаять ачыкланган. 8 наркопритонны япканнар. 104 грамм наркотик матдә законсыз әйләнештән алынган. 80 наркотик кулланучы җаваплылыкка тартылган.
Участковыйлар гражданнардан 3 мең гариза һәм мөрәҗәгать кабул итеп, шуның кадәр административ хокук бозу теркәлгән. 20 көмешкә коючыга штраф салганнар.
Яшүсмерләр арасында җинаятьләр 40тан 19га кимегән. Алар тарафыннан үтерүләр, көчләүләр бөтенләй кылынмаган.
Хисап чорында полициягә гариза белән 8 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X