Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Яшәүчеләр идарәче оешманы үзләре сайлый

Әйтегез әле, торак йортта яшәүчеләргә торак бина белән идарә итү өчен кайсысын: идарәче оешманымы яисә ТСЖны сайлау әйбәтрәкме? - Ничек кенә булса да, йорт белән идарә итү юлын яшәүчеләр үзләре сайлый, - дип аңлата безгә Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов. - Шулай да, ТСЖ - ул коммерцияләшмәгән оешма...


Әйтегез әле, торак йортта яшәүчеләргә торак бина белән идарә итү өчен кайсысын: идарәче оешманымы яисә ТСЖны сайлау әйбәтрәкме?

- Ничек кенә булса да, йорт белән идарә итү юлын яшәүчеләр үзләре сайлый, - дип аңлата безгә Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов. - Шулай да, ТСЖ - ул коммерцияләшмәгән оешма һәм аны, гомуми милек белән бергә идарә итү өчен, торак хуҗалары үзләре оештыра. Кагыйдә буларак, ТСЖ рәисе шул йортта яшәүчеләр арасыннан сайлап куела, шуңа күрә ул тарифлар арту белән кызыксынып торачак.
Идарәче оешма, мисал өчен «Торак комплексы» идарәче компаниясе» җәмгыяте - ул коммерция оешмасы. Аның төп максаты - чикләнг:ән җаваплылыктагы җәмгыять буларак табыш алу. Икенче төрле итеп әйткәндә, алар фатир хуҗалары белән ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар арасында арадашчы ролен үти. Кайбер гражданнар әлегә кадәр идарәче компанияләрне муниципаль оешма дип ялгыш фикер йөртә. Әмма бу алай түгел.
Идарәче компанияләрнең оештыручылары булып физик затлар тора, ә җирле үзидарә органнары әлеге җәмгыять эшендә катнаша һәм аның оештыручысы була алмый, чөнки ул «Конкуренция турында»гы закон белән тыелган.
Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы бу өлкәдә закон бозу очракларын ачыклап һәм тыеп тора. Мәсәлән, «Торак комплексы» идарәче компаниясе» җәмгыятеннән аның оештыручысы булып исәпләнгән «Яшел Үзән шәһәре торак-коммуналь хуҗалык департаменты» җитәкчесе Олег Анисимов, ә «Торак компаниясе» идарәче компаниясе» җәмгыятеннән Васильево шәһәр тибындагы бистәсенең башкарма комитеты чыгарылды.
Ә.Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X