Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Янгын корбаннары

Ел башыннан бирле безнең районда 15 кешенең гомере янгында өзелде. Соңгы фаҗига 19 октябрьдә Островский урамындагы ике гаилә яшәгән йортта чыга. Күршеләре бу янгынны күргәндә сарай, йорт түбәсе һәм койманы ут чолгап алган була. Янгын чыккан якта яшәгән хуҗабикә ут эченнән чыга алмый. Шулай да, күршеләренең берсе аңа ярдәм итмәкче...

Ел башыннан бирле безнең районда 15 кешенең гомере янгында өзелде. Соңгы фаҗига 19 октябрьдә Островский урамындагы ике гаилә яшәгән йортта чыга. Күршеләре бу янгынны күргәндә сарай, йорт түбәсе һәм койманы ут чолгап алган була.

Янгын чыккан якта яшәгән хуҗабикә ут эченнән чыга алмый. Шулай да, күршеләренең берсе аңа ярдәм итмәкче булып карый, әмма кара төтен эченә керү мөмкин булмый. Бу урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр, ут сүндерү белән бергә, өй эчендә калган хатынны да эзли башлый. Кызганычка, аңа ярдәм кирәкми инде. 52 яшьлек хатын ис газыннан исереп үлә. Әлеге катлаулы янгынны сүндерергә Яшел Үзән янгын сагы бүлекчәләре җәлеп ителә. Анда барлыгы 8 махсус янгын сүндерү техникасы һәм 26 кеше катнаша. Янгын сүндерүчеләрнең зур тырышлыгы белән күрше йортларны уттан саклап калу мөмкин була. Инспекторлар биргән мәгълүматка караганда, янгын һәлак булган хуҗабикәнең ут белән саксызлыгыннан чыккан булуы ихтимал. Әмма соңгы нәтиҗәне дознание органнары һәм янгын-техник лаборатория белгечләре бирәчәк.
Яшел Үзәндә янгыннар буенча хәл киеренке булып калуын дәвам итә. Алар күбрәк шәһәр территориясендә чыга. Бәла-каза чыкмасын өчен, ут белән сак булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк дип, кисәтә янгын сүндерүчеләр тагын бер кат.
Резидә Йосыпова,
8нче ОФПСның матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X