Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Урман һәм закон

Хәзер урманнарда янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламаган очракта җинаять җаваплылыгы каралган. Бу хакта РФ Президентының «Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» законы бар. Ул 2010 елның 31 декабрендә гамәлгә кергән. Әлеге закон уңаеннан Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров аңлатуынча, кагыйдә үтәмәүчеләргә кисәтү ясалырга яисә штраф салынырга мөмкин. Физик затларга ул...

Хәзер урманнарда янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламаган очракта җинаять җаваплылыгы каралган. Бу хакта РФ Президентының «Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» законы бар. Ул 2010 елның 31 декабрендә гамәлгә кергән.

Әлеге закон уңаеннан Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров аңлатуынча, кагыйдә үтәмәүчеләргә кисәтү ясалырга яисә штраф салынырга мөмкин. Физик затларга ул - 1500 сумнан 2500 сумга кадәр, вазыйфадагы затларга - 5 меңнән
10 мең сумга кадәр, юридик затларга - 30 меңнән 100 мең сумга кадәр.

Урман яннарындагы җир участокларында аерым режим урнаштырылган чорда корыган үлән, яфрак һәм коры-сары яндырган өчен дә җавап бирергә туры киләчәк.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле, янгын чыгып, кеше сәламәтлегенә авыр зыян килмәгән очракта, физик затларга - 5 мең сум, вазыйфадагы затларга - 50 мең сум, юридик затларга 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф салына ала.

Җинаятьләр кодексының 261нче маддәсендә каралганча, урманнарда ут белән саксыз кыланудан зур зыян китерелсә, гаепләнүче 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Урманнарга, ут төртеп, зур күләмдә зыян килгән очракта яисә бүтән төрле негатив тәэсир ясалганда, гаепле кешегә 350 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яисә хезмәт хакы кадәр штраф салынырга, яисә ике елдан алып өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә, яисә 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салынырга, яисә хезмәт хакы кадәр штраф түләтелеп, 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Менә шулай, табигатьне санга сукмаучылар хәзер җитди җәзага тартыла. Шуңа күрә урманга алдыңны-артыңны уйлап керергә һәм итәкне җыеп йөрергә кирәк.

Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев