Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Төзәлеп кайтырлармы, юкмы?

Җинаять кылып, рәшәткә артында утырып кайтканнарның күбесе кыңгыр эшен кабат кылырга да күп сорап тормый. Салкын коралны да алар гадәттә үзләре белән йөртә һәм нинди дә булса ызгыш чыга калса, аннан оста файдалана. Әлбәттә инде, тагын ирегеннән мәхрүм ителәсе турында уйлап, баш ватмый. Прокуратура хезмәткәрләре практикасында андый очраклар еш була....

Җинаять кылып, рәшәткә артында утырып кайтканнарның күбесе кыңгыр эшен кабат кылырга да күп сорап тормый.

Салкын коралны да алар гадәттә үзләре белән йөртә һәм нинди дә булса ызгыш чыга калса, аннан оста файдалана. Әлбәттә инде, тагын ирегеннән мәхрүм ителәсе турында уйлап, баш ватмый. Прокуратура хезмәткәрләре практикасында андый очраклар еш була. Прокурор урынбасары Людмила Тосакова биргән материалларга караганда, быел, мәсәлән, Яшел Үзән суды моңа кадәр әллә ничә тапкыр хөкемдә булган, күптән түгел генә иреккә чыккан, беркайда да эшләмәгән 23 яшьлек Артур Сергеевка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) тагын хөкем карары чыгарган. Бу юлы ул ирегеннән 4 елга мәхрүм ителеп, каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрелгән. Артур бу юлы нинди җинаять кылган соң? Чапаев урамында төнге уннар тирәсендә бу кеше 35 яшьлек иргә тиктомалдан бәйләнеп, аңардан аракы сатып алуны таләп иткән. Әлбәттә инде, ир баш тарткан. Артур, әтәч кебек, кызып китеп, ирне кыйный башлаган, 3 мең сум акчасы, машина ачкычы, документлары салынган сумкасын талап алган да качып котылдым, дип уйлаган. Хокук сакчыларына аны тоткарлау өчен, берничә сәгать җиткән. Артур элек тә шундый җинаятьләр кылып, РФ Җинаятьләр Кодексының шул ук 162нче маддәсе буенча хөкемгә тартылган булган. Хәзер инде бу егетнең «төзәлеп» кайтасына ышаныч бөтенләй юк дәрәҗәсендә.
Бу уңайдан тагын бер җинаять эшен язып узарга була. Бу хәл Осиново бистәсендә була. Гайсин урамындагы йортта аракы эчеп утырган вакытта ике ир арасында кинәт тавыш чыга. Ызгыш салкын корал белән хәл ителә. Чаллыда яшәүче, беркайда да эшләмәүче, күп тапкыр хөкем ителгән, быел гына шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителеп кайткан 23 яшьлек Иван Николаев (исем-фамилиясе үзгәртелгән) иптәшенең күкрәгенә, корсагына пычак белән 4 тапкыр кадый, ирнең бавырына нык зыян килә. Тикшерү күрсәтүенчә, алар бу бистәгә эшче бригада белән ялланып килгән була. Иван бу җинаятен исерек булуы һәм бернәрсәне дә хәтерләмәве белән аңлатырга тырыша, әмма бу юлы аңа суд ышанычын белдерми, РФ Җинаятьләр Кодексының 111нче маддәсенең 1нче кисәге буенча хөкем карары чыгарып, аны 5 елга ирегеннән мәхрүм итә. Иванга хөкем карарын каты режимдагы колониядә гамәлгә ашырырга туры киләчәк. Бу юлы ул кылган эшенә нәтиҗә ясый алса ярый да бит. Типсә тимер өзәрдәй әлеге ир-егетләр яшь гомерләрен рәшәткә артында түгел, ә иректә, файдалы итеп уздырсалар нинди күңелле булыр иде. Әмма бу очракларда бөкрене кабер генә төзәтә дигән әйтем дөреслеккә күбрәк тәңгәл килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250