Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Төнлә йөрү юньлегә илтми

Ел башыннан Яшел Үзәндә 219 яшүсмер «комендант сәгатен» бозган. Иртәнге сәгать өчләр тирәсендә полициягә Комсомольская урамындагы «Җиһазлар кибете» тирәсендә ике яшүсмернең бер автомобильне «чишендерүе» турында хәбәр килә. Берничә минуттан ведомстводан тыш сак хезмәте экипажы каракларны Энгельс урамында тоткарлый. Аларның берсенә - 13, икенчесенә 16 яшь була. Бу факт буенча җинаять...

Ел башыннан Яшел Үзәндә 219 яшүсмер
«комендант сәгатен» бозган.

Иртәнге сәгать өчләр тирәсендә полициягә Комсомольская урамындагы «Җиһазлар кибете» тирәсендә ике яшүсмернең бер автомобильне «чишендерүе» турында хәбәр килә. Берничә минуттан ведомстводан тыш сак хезмәте экипажы каракларны Энгельс урамында тоткарлый. Аларның берсенә - 13, икенчесенә 16 яшь була. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылып, ата-аналарына штраф салына.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы территориясендә 2010 елның 14 октябрендә 22 сәгатьтән соң (җәй көне - 23 сәгатьтән соң) 18 яшькә кадәрге яшүсмерләргә үзләренә генә җәмәгать урыннарында йөрүне тыю турында 71нче закон гамәлгә кертелде. Бу закон төнге вакытта яшүсмерләр арасында хокук бозуларны киметүгә юнәлтелә.
Яшел Үзән районы буенча Россия эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Игорь Барсков билгеләвенчә, яшүсмерләр «комендант сәгатен» еш боза. Бер генә рейд та (барлыгы 54 булган) үзләре генә йөргән яшүсмерләр-нең тотылмыйча калганы булмаган. Урамнарда, подъездларда, вокзалларда 219 яшүсмер тотылган (шуларның 30ы - 8дән 14 яшькә кадәргеләр!). Практика күрсәтүенчә, яшүсмерләрнең төнге сәяхәте бервакытта да юньлегә китерми, җинаятьләр кылына. Бүгенге көнгә 55 яшүсмер төнлә хокук бозса, 8е - җинаять кылган.
Лилиана Куликова,
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X