Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

«Танышырга рөхсәт итегез!» акциясе һәм чираттагы ялганлау

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең «Танышырга рөхсәт итегез!» акциясе барышында бер участок уполномоченные уртача 311 фатирда булып, гражданнарга 698 визит карточкасы тапшырган. ТР Эчке эшләр министрлыгы игълан иткән профилактик акция тәмамланып, аңа йомгак ясалды. Аның төп максаты - полициянең участок уполномоченныйлары эшен активлаштыруга юнәлтелгән иде. Акция барганда участковыйлар 10 мең...

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең «Танышырга рөхсәт итегез!» акциясе барышында бер участок уполномоченные уртача 311 фатирда булып, гражданнарга 698 визит карточкасы тапшырган.
ТР Эчке эшләр министрлыгы игълан иткән профилактик акция тәмамланып, аңа йомгак ясалды. Аның төп максаты - полициянең участок уполномоченныйлары эшен активлаштыруга юнәлтелгән иде.
Акция барганда участковыйлар 10 мең фатир һәм йортта булып, 20 мең «визитка» таратты, 5 мең листовка ябыштырды, республикада легаль яшәмәгән 35 чит ил кешесен, 45 начар гаиләне, профилактик исәпкә басуга мохтаҗ 247 кешене, социаль ярдәм таләп ителгән 25 гражданны ачыклады. 9 притон исәпкә куелды.
Игътибар аеруча социаль ялганлауларга юнәлтелде. Өлкән кешеләр белән бу темага әңгәмәләр оештырылды. Мондый очрашулар үз нәтиҗәсен китерде. Ел башыннан ялганчылардан 27 шалтырату булып, гражданнар аларның коткысына бирелмәде. Нәтиҗәдә аферистларның ялганы барып чыкмады.
7 мартта булган очрак кына искәрмә булып тора. Иртәнге 7ләр тирәсендә районда дачасында булган 75 яшьлек Алексей Николаевичны (исеме үзгәртелгән) телефон шалтыравы уята: «Әти, мин күңелсез хәлгә очрадым, бер кызны бәрдердем, хәзер мине полициягә китерделәр. Миңа бу эшне йомып калу өчен акча кирәк. Телефонны тикшерүчегә бирәм...».
«Тикшерүче» башта аңардан 50 мең сум, аннан соң 200 мең сум акча таләп итә. Аннан соң ул Алексей Николаевичның кәрәзле телефонының номерын сорый. Пенсионер ул әйткәнне эшли. Аннан соң ул машинасына утырып, өенә, Яшел Үзәнгә кайта. 50 мең сум акча алып, аны күчерергә чыккан вакытта гына хатынына улының күңелсезлеккә очравын әйтеп өлгерә. Хатыны шикләнеп улына шалтырата. Ә тегесе үзенең барысы да тәртиптә булуын белдерә.
Туганнары Алексей Николаевичның телефонына никадәр шалтыратырга тырышса да, ул җавап бирми, ир һаман ялганчылар белән элемтәдә торырга тырыша. Аны алар эзләргә чыгып, терминалдан акча күчергәндә кулыннан тотып калалар. Алексей Николаевич 15 мең сум акчасын күчереп өлгергән була инде.
Полициядә ул мондый ялганчылар турында белүен, укыганы да, телевизордан ишеткәне булса да, йокы аралаш югалып калуын, хәтта улының тавышын танымавын белдерә.
Лилиана Куликова,
Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев